news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры яшь иҗатчыларны инсценировка язарга өйрәнү мәктәбенә чакыра

Кариев театры яшь иҗатчыларны инсценировка язарга өйрәнү мәктәбенә чакыра
Рамил Гали

Кариев театры иҗатчыларны һәм иҗат итергә теләүчеләрне «Караш» беренче инсценировка мәктәбе проектына чакыра.

«Татар яшь тамашачы театры балалар һәм үсмерләр өчен драматургия әсәрләренә мохтаҗ. Ə нишләп әле үзебезгә татар классик әдәбияты буенча инсценировка язарга өйрәтә торган мәктәп булдыпмаска дигән фикергә килдек», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Мәктәпкә үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләгән яшь, ягъни, башлап язучы авторларны чакыралар. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. 

Гаризалар буенча сайлап алынган катнашучылар драматургия нигезләрен өйрәнәчәк. Театр укуларның түләүсез булуына басым ясаган.

Катнашучылар арасыннан 10 кеше көз көне икенче этапка сайлап алыначак. Финалга үткән ике кешенең пьесалары театрда куелырга мөмкин.

Гаризалар 5 июньгә кадр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot