news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры Халыкара «Волшебный фонарик» фестивалендә дипломга лаек булган

Театр күрсәткән «Бәхетле көнем» спектакле «иң яхшы актерлар ансамбле» дип танылган.

Кариев театры Халыкара «Волшебный фонарик» фестивалендә дипломга лаек булган
Кариев театры матбугат хезмәте

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-24 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә Халыкара «Волшебный фонарик» фестивалендә катнашты.

«Фестиваль кысаларында без «Бәхетле көнем» спектаклен күрсәттек (режиссёры - Екатерина Гороховская). Питер тамашачысы, аеруча нәниләр спектакльне бик яратып кабул итте, театр тәнкыйтьчеләре дә бик җылы сүзләр әйтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, спектакль «Иң яхшы актерлар ансамбле» буларак, дипломга лаек булды», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot