news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры утыз еллык юбилеена әзерләнә

Юбилей тантанасын театр коллективы 22 декабрьдә бәйрәм итәчәк.

Кариев театры утыз еллык юбилеена әзерләнә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Кариев театры утыз еллык юбилей тантанасын 22 декабрьдә бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чарасында республика җитәкчеләре, Татарстан һәм күрше регион театрларыннан вәкилләр, театрның иҗатташ дуслары катнашуы көтелә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасы ике өлештән торачак. Беренче өлештә артистлар “Без шундый театр төзербез...” дип исемләнгән тамаша әзерли, икенче өлешендә театр кунаклардан котлаулар кабул итәчәкләр.

Юбилей тамашасы театрның йөзен билгели торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан торачак. Алар арасында “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һ.б. спектакльләр бар.

Юбилей кичәсенең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100