Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры Тимур белән бергә мәңгелек сорауларга җавап эзләргә премьерага чакыра
Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган.
Кариев театры драматург Полина Коротычның «Вадик поет свою музыку» пьесасын «Тимур һәм комета» исеме белән сәхнәләштергән. Герой өчен аның режиссеры Тимур Шәрәфетдиновның исеме сайланган.
«Питерда яшәп иҗат итүче авторның әсәрен үз җирлегебезгә якын китерәсе килде. Исемне дә бик озак сайладык. Соңыннан Тимурның үз исеменә тукталдык, ул каршы килмәде», - дие театр директоры, пьесаның тәрҗемәчесе Луиза Янсуар.
Ул Тимур Шәрәфетдиновны беренче тапкыр театрга лабораториягә чакыруларын. Аның белән Америка авторы Селеста Инг әсәрен куярга хыяллануларын әйтте. Әмма авторлык хокуклары мәсьәләсе әлеге әсәргә алынуда уңайсызлыклар тудырган. Шунлыктан лабораториядәге эскизны спектакль итеп үстереп булмаган.
Театр коллективы Тимур белән эшләргә теләп икенче әсәргә алынган. Әлеге әсәр белән журналистларны режиссер үзе таныштырды: «Кешегә кеше кирәк. Без ниндидер коммуникацияләрнең, якыннарыбызның кадерен белергә тиеш. Мин тамашачы белән бу хакта шушы текст аша сөйләшеп булыр дип уйладым», - диде режиссер Тимур Шәрәфетдинов.
«Тирәлектә шулкадәр шау-шу булганда, социаль челтәрләр, утыргычтагы әбиләр булганда, реклама, дрель тавышы... ә кайда соң минем тавыш ди безнең герой. Ул үз урынын эзли, урыны дусты янындадыр, бәлки – спектакль шул турында», - диде ул.
Тимур ролен театр артисты Эльдар Гатауллин башкара.
Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган. Театр тамашачыларны спектакльгә чакыра. Яшь чикләре 8+ дип билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз