news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры тамашачыдан үз стилен сайларга булышуын сорый

Иң уңышлы вариантлар театр фойесындагы стендларга урнаштырылган.

Кариев театры тамашачыдан үз стилен сайларга булышуын сорый
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры стилен булдыру буенча конкурс соңгы этабына килеп җитте. Социаль челтәрләрдә финалга чыккан өч логотип буенча тавыш бирү бара.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сентябрьдә үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы үтте.

Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителгән. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды.

Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә охшаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга өч лидер чыккан. Аларның берсе - Илдар Әюповның дизайн студиясе ясаган логотип, икесе - Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан.

Иң уңышлы вариантлар театр фойесындагы стендларга урнаштырылган,

Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә конкурсның өченче этабы бара: анда тамашачылар үзләре җиңүчене сайлый. Тамашачы фикеренә колак салып, соңгы сүзне театр җитәкчелеге әйтәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100