news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Свердловск өлкәсендә хезмәт итүче Татарстан солдатлары алдында чыгыш ясый

Гастрольләр "Театр – Ватанны саклаучыларга!" проекты кысаларында тормышка ашырыла.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кариев театры Свердловск өлкәсендә хезмәт итүче Татарстан солдатлары алдында чыгыш ясый. Бүгеннән, ягъни 27 июньнән алып – 3 июльгә кадәр Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Свердловск өлкәсе шәһәрләре һәм районнарында гастрольләрдә булачак.

“Театр – Ватанны саклаучыларга!” проекты кысаларында кариевлылар армия сафларында хезмәт итүчеләргә һәм өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100