news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры соравы буенча сәхнәләштереп була торган татар прозасы исемлеге төзелгән

Кариев театры соравы буенча сәхнәләштереп була торган татар прозасы исемлеге төзелгән

Әдәбиятчы галим, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Кариев театры үтенече буенча, инсценировка ясап булырдай татар проза әсәрләре исемлеген туплаган. Исемлеккә 30дан артык авторның әсәрләре кергән.

Кариев театры әлеге исемлектәге китапларны укырга, әлеге һәм башка татар әсәрләре буенча инсценировка ясарга өйрәнү өчен «Караш» инсценировка мәктәбенә чакыра.

Оештыручылар гаризаларның 5 июньгә кадәр кабул ителүен искәртә. Катнашу өчен анкета-гариза тутырырга кирәк. Яшь чиге 18дән башлана һәм икенче чиге билгеләнмәгән.

Беренче Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре кураторы Анастасия Букреева.

Мәктәпнең ике этабын узып, тулы программаны үзләштергән һәм иҗади эшләр белән биремнәрне тулаем үткән катнашучылар сертификатларга ия була. Мәктәп финалистлары (инсценировка авторлары) җиңүче дипломнары белән бергә театрда пьесалары куелу хокукы ала.

Инсценировка ясарга мөмкин әсәрләр исемлегенә Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әхсән Баян, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Фәнис Яруллин, Мәдинә Маликова, Хәсән Сарьян, Гариф Ахунов, Хисам Камалов, Разил Вәлиев һәм башкаларның әсәрләре кергән.

  • «Караш» инсценировка мәктәбенең Экспертлар советы: филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева; драматург, язучы, сценарист Мансур Гыйләҗев; әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; драматург, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла; театр тәнкыйтьчесе, театр белгече, «Алтын битлек» милли театр премиясе һәм фестивале экспертлар советы әгъзасы Нияз Игъламов; филология фәннәре докторы, КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Нурфия Йосыпова; драматург, шагыйрь, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе секторы мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин; тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100