news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Санкт-Петербургта узган балалар театрлары фестивалендә җиңде

Кариев театры Санкт-Петербургта узган балалар театрлары фестивалендә җиңде
Салават Камалетдинов/архив

Кариев театры артистлары «Волшебный фонарик» халыкара фестивалендә җиңү яулаган.

«Питер тамашачысына үзебезнең тылсымлы хикәятне - «Бәхетле көнем» спектаклен күрсәттек. Безнең спектакль «Иң яхшы актерлар ансамбле» бүләгенә лаек дип табылды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Бәхетле көнем» спектакленең режиссёры - Екатерина Гороховская. Ул 3+ яшь чикләрендә нәни тамашачылар өчен дип куелган спектакль.

«Волшебный фонарик» халыкара балалар камера театрлары фестивален Санкт-Петербургның «У Нарвских ворот» балалар драма театры уздыра. Ул театрның үз сәхнәсендә һәм шәһәрнең башка сәхнәләрендә 19-23 октябрь көннәрендә үтте.

Фестиваль программасында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Белоруссиядән 10 спектакль катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100