news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Сабантуй артындагы тормыш турында премьерага чакыра

Кариев театры Сабантуй артындагы тормыш турында премьерага чакыра

Сабантуйлар сезоны тәмамланганда Кариев театры театраль Сабантуй, ягъни милли бәйрәмнең дәвамы турында спектакль әзерли. 11 – 12 июльдә Кариев театрында «Тау битендә Сабантуй» премьерасы көтелә.

«Без Сабан туен барыбыз да беләбез. Ә безнең спектакль Сабантуй беткәч икенче Сабантуй турында. Сабантуй тәмамлангач аның артында нәрсә була – спектакльдә шул күрсәтелә», – диде спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов.

«Безнең өчен бөтен труппаны эченә алган панорамалы спектакль кирәк иде. Ике яшь кеше саллы гына пьеса язды. Яхшы сценография, кызыклы музыка. Иң мөһиме – спектакльнең идеясе бик матур», – дип дәвам итте режиссер.

Спектакльдә бөтен труппа катнаша. Пьеса авторлары – Ренат Абянов һәм Илфак Хафизов. Рәссам – Юлия Кораблева. Хореограф – Артур Шәйдуллин. Композитор – Эльмира Галимова.

«Тарихчы буларак Сабан туе турында күп укыганым бар. Милләттә Сабан туеның төп мәгънәсе югалган дигән фикерләр бар иде миндә. Ренат әфәнденең әлеге спектакль турындагы идеясен ишеткәч фикерләребез аваздаш булуын аңладым», – диде пьеса авторларының берсе Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов.

«Бу бик кызыклы спектакль булачак. Ренат Әюпов буыннар чылбыры өзелмәсен дип Сабантуйның асылын ача, гореф-гадәтләрен күрсәтеп, сабый күңеленә үтеп керү өчен куябыз бу спектакльне», – дип сүзгә кушылды композитор Эльмира Галимова.

Ул музыка язганда, фольклорчы галимә буларак үзенең экспедициядә йөреп җыйган этнографик материалларын куллануын да ассызыклады. Эльмира Галимова җырларның тере тавышлы ансамбль белән башкарылачагын әйтте.

«Спектакль пластикага корылган. Бөтен труппа спектакль дәвамында сәхнәдә була – минем максат аларны бер организм итеп күрсәтү. Геройлар йорт хайваннары һәм аларны үзләренә хас булган табигый пластикага китерү кирәк иде», – дип сөйләде хореограф Артур Шәйдуллин.

«Минемчә, без дөрес юлдан барабыз. Пластика аша сабантуйның рухын күрсәтү – мин үз алдыма шушы максатны куеп эшләдем», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100