Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена
Балаларга күрсәтеләсе “Светофорда кунакта” спектакле 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да мәгълүмат бирәчәк.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Саба районына гастрольләргә җыена. Коллектив өлкәннәр өчен “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектаклен алып килсә, балалар өчен ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” спектаклен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Оештыручылар “Светофорда кунакта” спектакленең 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да мәгълүмат бирәчәген әйтә. Ә спектакль алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз