news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы көннәре турында әсәр чыгарды

«Яратып туялмадым» мелодрамасының премьерасы актрисаның юбилеена багышланган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры актрисасы Халидә Сөнгатуллина тамашачы алдына беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образында чыкты. «Яратып туялмадым» мелодрамасының премьерасы актрисаның юбилеена багышланган иде.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» пьесасы буенча спектакльне Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов куйды. Рәссам — Булат Гыйлванов. Композитор — Зөлфәт Вәлиуллин.

Спектакльдән соң Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Казан театрлары артистлары котлады.

«Мин беренче тапкыр театрга аяк баскач, театр җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин: „Гыйззәтуллина килде“, диде. Мин борылып карадым, артымда берәү дә юк иде», — диде Халидә Сөнгатуллина тамашачысына рәхмәт сүзләрен әйткәндә.

«Яратып туялмадым» мелодрамасының беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның Чистай интернатындагы соңгы көннәренә багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100