Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры Роберт Миңнуллин тормышына багышланган спектакль тәкъдим итә
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш юлына багышланган «Гомер моңы» спектаклен әзерли. Премьера 31 октябрьгә билгеләнгән. Бу хакта тулырак Габдулла Кариев театры җитәкчесе Илнур Гайниев журналистлар белән очрашуда сөйләде.
«Пьесаны Булат Минкин язды. Ул Роберт Миңнуллинның гомер юлы, аның шигырьләре белән рухланып язылган. Спектакль шагыйрьнең шактый гына тормыш вакыйгаларын колачлый. Монда аның тормышында эз калдырган сәяси вакыйгалар да игътибарга алынды. Роберт абыйның юбилей елы түгел, ләкин без аны барыбер әзерләдек. Үзенчәлекле спектакль көтелә», – диде Илнур Гайниев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз