news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры Роберт Миңнуллин тормышын музыкаль спектакльгә әверелдерде

Кариев театры Роберт Миңнуллин тормышын музыкаль спектакльгә әверелдерде
фото: Салават Камалетдинов

Кариев театрында Роберт Миңнуллин тормышына һәм иҗатына багышланган «Гомер моңы» спектакле чыкты. Оештыручылар әлеге спектакльне - «шагыйрьнең шигърияте һәм тормыш сукмаклары буенча моңлы сәяхәтне» гастрольләргә йөртергә дә хыяллана.

«Гомер моңы» спектакле «Счастливые истории» хәйрия фонды инициативасы белән «Россия мәдәният фонды» грантына куелган. «Бу премьера – эшебезнең башы гына. Без Татарстан һәм Башкортстан буенча гастрольләр оештырырга җыенабыз, Мәскәү тамашачысына да күрсәтәчәкбез. Бу спектакль сезнең йөрәгегезгә үтеп кергән икән, безнең белән хезмәттәшлек итеп алга таба барырга чакырам», – диде «Счастливые истории»/»Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Хөснетдинова.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев спектакльдән соң тамашачы алдына чыгып спектакль өчен рәхмәтләрен җиткерде: «Мин Роберт Мөгаллим улын 30 елдан артык беләм – аны дустым дип саныйм һәм ул да шулай санагандыр. Спектакль вакытында нигә аз кул чаптылар димәгез – безнең сезнең уенны өзәсе килмәде, спектакльгә шулкадәр кереп киттек, күзгә яшьләр тулды. Сез барыгыз да зур эш башкарып чыктыгыз. Миңа бик ошады! Афәрин!» – диде ул.

«Бүгенге көндә әдәбиятка яшьләрне җәлеп итү авыр эш. Шулай театр аша, яңа формалар эзләп без олуг шәхесләребез белән, шул исәптән, Роберт Миңнуллин шәхесе белән, аның иҗаты белән яшьләребезне таныштыра алабыз икән, миңа калса, бу безнең уртак зур җиңүебез дип уйлыйм. Бүген биредә шигърият, моң һәм театр берләште. «Гомер моңы» спектакле тормышта ниди борчулар, нинди мәшәкатьләр, югалтулар булуына карамастан яктылык, яхшылык, ихласлык һәм чын мәхәббәт барына тагын бер дәлил булды», – диде Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова.

Тамашачы алдына чыгып Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та спектакль турында җылы фикерләрен җиткерделәр.

Театр фойесында Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ясалган иде.

  • Спектакль Булат Минкин сценариесе буенча куелган. Режиссеры – Эльдар Гатауллин. Композитор – Ильяс Камал. Рәссам – Сергей Рябинин. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

news_right_1
news_right_2
news_bot