news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры режиссеры Ренат Әюпов труппадагы яңа вәзгыятьтән яшәрә баруын әйтте

Ул шулай ук бүген үзен илһамландырган яшь иҗатчыларның исемнәрен дә атады.

Кариев театры режиссеры Ренат Әюпов труппадагы яңа вәзгыятьтән яшәрә баруын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов соңгы арада театрдагы үзгәрешләрнең үзенә уңай тәэсир итүе хакында белдерде. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Премьераларыбызның күбесендә яшьләр катнаша һәм мин үзем дә һәр премьера саен яшәрә барам кебек, чөнки алар белән эшләү миңа иҗатка яңа этәргеч бирә. Шуңа күрәдер мин үземне хәзер спортив формада хис итә башладым”, - диде режиссер.

Шулай ук режиссер аңа эшләргә дәрт бирүче иҗатчылар исемнәрен дә атап китте. Алар арасында композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Зөлфәт Вәлиуллин, рәссам Иршат Азиханов, Илшат Вилданов бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot