news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры режиссерлар лабораториясе эскизларыннан спектакль куярга мөмкин

Кариев театры II «Тамга» режиссерлар лабораториясенә әкиятләр темасын сайлаган иде.

Кариев театры режиссерлар лабораториясе эскизларыннан спектакль куярга мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры «Тамга» режиссерлар лабораториясендә әзерләнгән кайбер эскизлардан спектакль әзерләргә мөмкин. Театр лабораториядә күрсәтелгән эскизлар турында ябык форматта фикер алышты.

Кариев театры II «Тамга» режиссерлар лабораториясенә әкиятләр темасын сайлаган иде. Татар дөньясы ят булган ике чакырылган режиссерга татар әкияте буенча эскиз ясарга тәкъдим ителде. Режиссерлар инсценировкасы булмаган әкиятләр белән эш иттеләр.

Мәскәү режиссеры Марфа Горвиц — «Камыр батыр» әкиятенә эскиз ясады. Ә Томскидан Павел Зобнин «Падишаһ хатыны һәм Алтынчәч» әкияте буенча эшләде.

Тагын ике әкият белән татар дөньясы белән таныш режиссер эш итте. Казан режиссёры Регина Саттаровага Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы тапшырылган. Театр актеры Эльдар Гатауллин «Асыл» драматургия конкурсында җиңгән «Бүре башлы кыз» (А.Житковский) әкият-пьесасына эскиз ясаган.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов «Камыр батыр» эскизын бик ошатты һәм фикер алышу барышында ук бу әкиятнең театр сәхнәсе өчен кызыклы булачагын әйтте.

Ә лаборатория экспертларының берсе — Алексей Гончаренко театрның «Бүре башлы кыз» пьесасы эскизына алынуын хуплады, эскиздан кызыклы спектакль чыгу мөмкинлеген фаразлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot