news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры режиссерлар лабораториясе аша 0+ репертуары әзерли

TAMGA режиссерлар лабораториясе Кариев театрында 1 – 8 августта үткәреләчәк.

Кариев театры режиссерлар лабораториясе аша 0+ репертуары әзерли
Владимир Васильев

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры быел TAMGA режиссерлар лабораториясе үткәреп репертуарда иң нәниләр өчен спектакльләр кытлыгын тутырырга хыяллана. Бүген “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Кариев театры җитәкчелеге лаборатория үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Безнең репертуарда 0+ яшь категориясе өчен спектакльләр аз. Былтыргы лаборатория нәтиҗәсе буларак туган “Сәлам, Актәпи!” - ул камера спектакле. Ә аннан алдарак ике ел элек “Асылкош җыры”н чыгарган идек. Үзем дә 6 яшькәчә бала анасы буларак, мин әниләрнең ихтыяҗын яхшы аңлыйм”, - ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

“TAMGA режиссерлар лабораториясе быел әкиятләргә, риваятьләргә һәм мифологиягә багышлана. Былтыр безнең лаборатория Европа һәм рус драматургиясенә нигезләнгән булса, быел үзебезнең ментальлек. Бу чит режиссерларга татар мохитен белү, чыныгу өчен бик кирәк”, - ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

“Әкият ул режиссерга һәм артистка эшләргә зур мөмкинлекләр бирә. Әкият эчендә бик күп импровизация корырга була. Әкият бик универсаль мирас. Яшь режиссерларны әкият аша сыныйлар”, - дип дәвам итә баш режиссер.

TAMGA режиссерлар лабораториясе Кариев театрында 1 – 8 августта үткәреләчәк. Режиссерлар – Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан). Дүртенче эскизны театрның яшь режиссеры Эльдар Гатауллин куя. 

Театраль эскизларны бәяләр өчен танылган тәнкыйтьчеләр Алексей Гончаренко һәм Андрей Пронин чакырулы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100