news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Рәмис Нәҗмиев сценарие буенча “Питер Пэн” спектаклен куячак

Шотландия язучысы Джеймс Барри әсәренә нигезләнеп язылган премьера ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Кариев театры Рәмис Нәҗмиев сценарие буенча “Питер Пэн” спектаклен куячак
Султан Исхаков

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында шотланд язучысы Джеймс Барриның "Питер Пэн" әсәренә нигезләнеп язылган спектакль куелачак. Аның сценариен журналист Рәмис Нәҗмиев язган. Бу хакта театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Ноябрь аенда премьера көтелә, мин аны масштаблы дип саныйм. Джеймс Барри дигән Шотландия прозаигы бар. Аның “Питер Пэн” фантастик романы буенча Голливудта фильмнар, мультфильмнар, күп сериаллар төшерелгән. Без әлеге әсәр нигезендә спектакль эшлибез. Аның сценарий авторы – Рәмис Нәҗмиев. Сез аны беләсездер, ул – журналист һәм фоторәссам", - диде ул.

Ренат Әюпов фикеренчә, Рәмис Нәҗмиевнең инсценировкасы, дөньяны күзаллавы һәм хәзерге заман белән XIII гасырда бара торган вакыйганы берләштерү кызыклы факт булган. “Димәк, Рәмис Нәҗмиевне без яңа амплуада ачарбыз әле”, - диде баш режиссер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100