news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры өчен «Позывной Татарин» пьесасын «Татар-информ» журналисты язган

Кариев театры өчен «Позывной Татарин» пьесасын «Татар-информ» журналисты язган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кариев театрының «Позывной Татарин» спектакле өчен пьесаны «Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәев язган. Премьера 29, 30 майда көтелә.

«Үткән август аенда театр сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә сезнең арада тыныч кына утырган бер егеткә игътибар иттем. Соңыннан мин аны театрга чакырдым – ул Җәмил Сәлимгәрәев иде. Шушы тема буенча әсәр язарга кирәк булгач, Рәмис Латыйпов миңа аны тәкъдим иткән иде. Җәмил безнең белән эшләргә ризалашты – ул теманы белә», – дип сөйләде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

«Бу чыннан да минем беренче пьеса. Бәхеткә, ул куелды. Бу теманы сәнгати эшкәртү бик катлаулы. Нигезендә бер вакыйга гына ятмый, ул конкрет кешеләр турында да түгел. Бик күп вакыйгалар бер әсәр булып берләштеләр. Без аны булдыра алган кадәр позитив итәргә тырыштык», – дип сөйләде Җәмил Сәлимгәрәев.

Журналистлар соравына җавап итеп, ул үзенең хәрби хезмәттә булуын әйтте. Ә бу темага заказ белән алынган. «Мин башта киңәшче кебек кенә килгән идем. Төрле темалар тәкъдим иттем. Соңыннан үземә язарга да туры килде», – диде Җәмил.

Җәмил Сәлимгәрәев әсәрен рус телендә язган. Ул берничә вариант язуын һәм режиссер ярдәме белән әсәрне эшкәртүен әйтте. Тәрҗемә эшен Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов башкарган.

«Әйе, ул киносценарийга охшаш. Мин театр өчен язуымны аңласам да шулай килеп чыкты. Бу минем алдарак киносценарий язарга өйрәнүемә дә бәйледер», диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot