news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена премьера чыгарды

«Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган.

Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена премьера чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры үзенең күренекле артисты Нуриәхмәт Сафинның 75 еллыгы хөрмәтенә премьера чыгарды.

«Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган. Бу спектакльнең режиссеры һәм пьесаның автордашы да Тимур Кулов. 

Юбилярны ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан театрлары вәкилләре котлады.

«Сез хезмәт юлыгызны Тинчурин театрында башлап, Татар яшьләр театрына нигез салучыларның берсе булдыгыз. Сез бүгенге кебек матур рольләр иҗат итеп тамашачыны сөендереп яшәрлек озын гомерләр насыйп булсын!», - диде Дамир Натфуллин һәм юбилярга күпъеллык нәтиҗәле хезмәте «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

«Спектакльне карап утырам. Сезнең буын артистларның тавыш дисәң тавыш, буй дисәң буй — барысы да килгән. Сезгә рәхмәт әйтеп буыныгызга рәхмәт әйтәм. Сезнең буын озак еллар сәхнәдә уйнасын иде, булсын иде. Татар театрының рухы сезнең буын. Без әле театрның рухы да түгел, йөзе дә түгел», — диде сәхнәгә чыккан «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Ә «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова юбилярга Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшереләчәк яңа фильмда роль вәгъдә итте. Нуриәхмәт Сафинны шулай ук «Татнефть»нең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев һәм Алексеевск районыннан якташлары котлады.

«Арыну» спектакле Кариев театрында бүген дә күрсәтелә һәм алга таба ул театр репертуарында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100