news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Кырымда татарча спектакльләр куйган

Кара диңгез флотының Драма театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры сәхнәләрендә балалар, өлкәннәр өчен «Хикмәт әкиятләре», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек», «Матур City» спектакльләре тәкъдим ителгән.

20-22 сентябрендә Кырым Республикасының Севастополь шәһәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Ул Россия мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» федераль программасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

«Борис Лавренёв исемендәге Кара диңгез флотының Драма театры һәм Севастополь яшь тамашачы театры сәхнәләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен «Хикмәт әкиятләре», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек», «Матур City» спектакльләре тәкъдим ителде», – дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат хезмәте.

«Залларыбызда Идел буеның мәдәният үзәге булган Казаннан килгән танылган коллективны сәламләвебезгә шатбыз. Севастопольгә килүдән ләззәт алгансыздыр дип ышанабыз. Без сезнең иҗатны күреп сокландык, моңлы сөйләм телегезне тыңладык. Киләсе елда сезнең шәһәргә гастрольләр белән килербез һәм Казан тамашачысына үзебезнең спектакльләрне тәкъдим итәрбез дип ышанам», – дигән Севастополь яшь тамашачы театрының сәнгать җитәкчесе Людмила Оршанская.

«2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шуңа күрә Кариев театры өчен Кырымда Татарстанның театр сәнгатен күрсәтү һәм татар телендә спектакльләр кую аеруча мөһим иде. Яшь тамашачы театрының спектакльләрен Севастопольнең 800дән артык мәктәп укучысы карады», – диелә хәбәрдә.

Севастопольнең Мәгариф һәм фән департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Лариса Сулима тарафыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына Рәхмәт хаты тапшырылган.

«Театр актерларына Севастополь герой-шәһәре укучыларын театр сәнгате аша татар халкының мәдәни мирасы белән таныштырган өчен рәхмәт белдерәбез. Югары дәрәҗәдәге актерлык осталыгы һәм нәфис сүз тамашачыга төп кыйммәтләрнең – дуслык, кешелеклелек, Ватанга хезмәт итү, Россия халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калуның мөһимлеген җиткерергә мөмкинлек бирде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез һәм сезне Севастопольдә яңа спектакльләр белән көтеп калабыз», – диелгән Рәхмәт хатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100