Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры Краснодар өлкәсендә - солдатларга һәм Батыр районы балаларына хезмәт күрсәтә
Театрның яңа бинасы кайчан ачылачагы әле төгәл билгеле түгел.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бүген Краснодар шәһәрендә солдатлар алдында чыгыш ясаячак. Театр директоры Мансур Ярмиев, Сочи шәһәреннән “Татар-информ”га шалтыратып, яңа бинага күчүгә әзерлек барган көннәрдә театр коллективының бишкә бүленеп кызу эш алып баруы турында сөйләде.
“Бер төркем - Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” спектакле белән Краснодар өлкәсендә солдатлар алдында чыгыш ясый. Мин үзем дә шунда, - диде Мансур Ярмиев. - Икенче төркем Чувашиянең Батыр районы балаларына һәм Татарстанның Чүпрәле районында “Светофорда кунакта” спектаклен күрсәтә. Өченче төркем “Көзебезнең язы” спектакле белән Татарстан районнарына чыкты”.
Директор билгеләп үткәнчә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина катнашындагы “Көзебезнең язы” (Раушан Шәриф) спектакле 21-24 сентябрьдә Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары авылларында күрсәтелә.
“Гастрольләрдә булмаган артистлар баш режиссерыбыз Ренат Әюпов белән репертуардагы спектакльләрне яңарталар. Театр коллективы яңа бинага күчү буенча әзерлек эшләре алып бара”, - дип төгәлләде Мансур Ярмиев хәбәрләрен.
Театрның яңа бинасы кайчан ачылачагы әле төгәл билгеле түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз