news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры коллективы премьералары һәм гастрольләре белән таныштырды

Кариев театры коллективы премьералары һәм гастрольләре белән таныштырды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында театрның гастрольләре турында сөйләде.

«Апрель ае сәяхәтләргә бай булачак. «Рөстәм маҗаралары» спектакле быел «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясендә биш номинациядә тәкъдим ителде. Бу безнең өчен зур горурлык һәм ул татар театры өчен дә горурлык дип исәплим. Иртәгә экспертлар «Рөстәм маҗаралары» спектаклен карарга килә. Без аларны кабул итәчәкбез. Аннан соң, алар Татарстанда тәкъдим ителгән башка театрларны караячак, шулай ук, Буа театрына да сәфәр кылачаклар», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, лонг-исемлеккә Булат Гатауллин режиссерлыгындагы «Гөлчәчәк» спектакле дә кертелгән. «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакле белән Татарстан районнарындагы балалар бакчасына йөрибез. Бу мөмкинлекне тудырганы һәм спектакльне чыгарырга ярдәм иткәне өчен Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтлебез. Миңа калса, нәкъ менә шушы балалар – яшьләр театрының, академия театрларының киләчәге», - диде театр директоры.

«3 апрельдә Түбән Камага сәфәргә чыгып китәбез. «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театр атналыгы» кысаларында «Тапшырыл...ган хатлар» спектаклен күрсәтәбез (режиссеры – Илгиз Зәйниев). Шулай ук, артистлар белән очрашу да булачак. Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Галимуллина, Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм артист Эльдар Гатауллин катнашачак», - диде Луиза Шарова.

6 апрельдә Кариев театры артистлары «Рөстәм маҗаралары» спектакле белән Ярославль шәһәренә барачак. «Бу сәфәр безнең өчен дулкынландыргыч, чөнки без Виктор Розов исемендәге Бөтенроссия «РОЗОВФЕСТ» театр фестивалендә катнашабыз. Театрыбызның бу фестивальдә беренче тапкыр катнашуы», - дип таныштырды ул.

«15 апрельдә зур гастрольләр кысаларында Ханты-Мансийск шәһәренә кузгалабыз. Гастрольләр безгә төрле театр, төбәкләргә барырга мөмкинлек бирә, анда үзебезне дә күрсәтеп кайтабыз, үзара аралашабыз. «Солнце» театрында чыгыш ясаячакбыз. Милли театрлар ассоциациясенә кабул ителгән вакытта дуслыгыбыз барлыкка килде. Алар безне чакырып калды һәм без, форсаттан файдаланып, барырга булдык. Көзен без аларны үзебездә кабул итәргә әзерләнәбез», - дип саный ул.

Кариев театры директоры Ханты-Мансийскида «Солнце» театрын милли компонентлы булуы белән үзенчәлекле икәнен әйтте. «Анда яшәүче татарлар да безнең белән очрашуны көтә. Көзен Ханты-Мансийск театры алмаш гастрольләр белән Казанга киләчәк. 16-18 апрельдә без Ханты-Мансийскида булганда, Казанга Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольгә килә. Кариев театры сәхнәсендә «Труффальдино – слуга двух господ», һәм «Не называйте нас слабыми» спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр», - диде ул.

«22 апрельдә Санкт-Петербург шәһәренә «Арлекин» театр премиясендә катнашачакбыз. «Арлекин» – балалар театрлары өчен «Алтын битлек» дәрәҗәсендәге фестиваль һәм премия. Экспертлар бөтен Россия буенча 121 театрның 150 спектаклен карап, 11 спектакльне сайлап алган. Шулар арасында безнең дә булуыбыз зур сөенеч! Без зур өметләр белән «Рөстәм маҗаралары» спектаклен алып барабыз», - дип билгеләп үтте ул.

30 апрельдә режиссер Ренат Әюпов «Шан кызы» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. «Премьера «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына куела. Квест жанрындагы спектакльдә балалар тамашачы буларак утырып кына карамый, ә үзләре дә катнаша алачак», - диде Луиза Шарова.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100