news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры «Әкияти палитра» фестивалендә җиңү яулады

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» - “Тантана” республика театр премиясе лауреаты. Кариев театры яңа бинасын шушы спектакль белән ачты.

Кариев театры «Әкияти палитра» фестивалендә җиңү яулады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән Чуашстанда узган «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулап кайтты. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле өчен Ренат Әюпов җиңү яулады. Спектакльдә төп рольне башкарган артист Булат Гатауллин махсус диплом белән бүләкләнде.

  • Фестиваль Чуашстан республикасының Мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министрлыгы, шулай ук Россия һәм Чуашстан Театр әһелләре берлекләре ярдәме белән оештырылган иде. Сәхнәдә Башкортстан, Татарстан, Марий Эл һәм Чуашстанның театр коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итте.
  • «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» - “Тантана” республика театр премиясе лауреаты. Кариев театры яңа бинасын шушы спектакль белән ачты.
     

news_right_1
news_right_2
news_bot