news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Казан тамашачысына «Ромео һәм Джульетта» спектаклен тәкъдим итәчәк

Кариев театры Казан тамашачысына «Ромео һәм Джульетта» спектаклен тәкъдим итәчәк
Солтан Исхаков

Габдулла Кариев театры Уильям Шекспир әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. 

Спектакльнең режиссеры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур Казакбаев. Бу театрда Шекспир әсәрен сәхнәләштерү теләген ул «Озын-озак балачак» спектаклен куйганнан соң ук әйткән булган.

«Профессиональ театрда Шекспир әсәре белән беренче тапкыр эшлим. Бу минем өчен дә, театр өчен дә иҗади сынау булды. Классик әсәрне куйганда, иҗади планка күтәрелә», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Театр директоры Луиза Шарова әсәрнең бүгенге көнгә аваздаш булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бу спектакльнең төп тамашачысы – яшүсмерләр.

«Яшүсмерләр һәм өлкән сыйныф укучылары, студентлар өчен үтемле булыр дип уйлыйбыз. Әсәр белән эшли башлаганчы яшүсмерләр утыра торган төркемнәрне, каналларны карадык. Алар Шекспирны кызык булмаган объект кебек кабул итәләрдер дип уйлаган идек. Андый караш бар. Шуңа да карамастан, яшүсмерләр бу темага күп аралаша, мемнар да ясый, әсәргә ияреп, аның төрле вариантларын язу да бар», – дип сөйләде ул.

Спектакльдә Ромео ролен Булат Гатауллин башкара. 

«Бу рольне шатланып һәм дулкынланып кабул иттем. Әлегә кадәр мин башкарган иң авыр рольләрнең берсе дип карыйм. Чыннан да, дулкынландыргыч. Мондый рольне башкару - артист тормышында яңа баскыч кебек», – ди ул.

Джульетта ролен ике артист – Рузанна Хәбибуллина һәм студент кыз Алия Фәйзиева башкара. «Бер Ромеога ике Джульетта, бер яктан, - бәхет, икенче яктан, авыр яклары да бар. Спектакльдә хореография күп. Башта берсе белән, аннан икенчесе белән өйрәнергә, икесенә дә яраклашырга кирәк, әмма икесе белән дә уйнавы җиңел һәм рәхәт», – дип өстәде Булат Гатауллин.

Джульеттаның әтисе – Капулетти ролен Фәнис Кәлимуллин башкара. «Мин Шекспир әсәрендә икенче тапкыр уйныйм. Күләмле классик әсәр куелуга һәр театр шатланадыр. Мондый спектакльдә уйнау – безнең өчен дәрәҗә», – диде ул. 

Спектакльнең музыкаль бизәлеше өчен «Gauga» төркеме җаваплы, алар белән бергә Уфадан Магуля Мезинова да эшләгән.  

Спектакль 19-20 октябрьдә 18:30 сәгатьтә булачак. Яшь чикләве 16+

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100