news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итә

​15-16 июнь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтен дөньяга билгеле риваятькә нигезләнгән. Кариев театры әлеге риваятьне музыкаль-пластик куелыш аша яңача тәкъдим итә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«“Йосыф” спектакле – драматургия, электрон музыка һәм заманча хореография синтезы. Спектакльнең асылы – яшь тамашачыларга һәр кешенең күңелендә яктылыкка һәм изгелеккә урын барын искәртү, бу хакта без тормыш агымында онытып кына җибәрәбез. Ләкин иман һәм борынгы ядкәрләр безгә юл күрсәтә ала. Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия Йосыф бүгенге катлаулы дөньяда да безнең өчен яхшылык үрнәге булып тора», – ди спектакльнең режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 

Спектакльнең фәнни киңәшчесе – мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100