news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Илфат Камалиев юбилеена Рәмис Латыйповтан пьеса яздырып комедия чыгарды

Кариев театры Илфат Камалиев юбилеена Рәмис Латыйповтан пьеса яздырып комедия чыгарды
Абдул Фархан

Кариев театры Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлегенә актер өчен махсус язылган спектакль чыгарды. Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик» комедиясеннән соң бәйрәм тамашасы юбилярны котлаулар белән дәвам итте.

«Илфат Камалиев тормышын чын мәгънәсендә иҗатка багышлаган шәхес. Аны сәхнә дә, телеэкран да бик ярата. Яңа роль, яңа спектакль – артистка тагын нәрсә кирәк. Әлбәттә, алкышлар кирәк! Камалиевлар – театр гаиләсе. Энҗе белән алар шундый матур парлар. Театр юлын сайлаган кызы Илүсәне дә бик яратабыз. Киләчәктә Камалиевлар династиясе булыр», - диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәхнәдә юбилярны котлап.

Абдул Фархан

«Илфат бүген хатын-кызларга зур бүләк ясады. Мин рәхәтләнеп ял итеп утырдым», - диде юбилейның 8 март көненә туры килүенә ишарәләп «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

«Илфат сәхнәдә шулкадәр төрле була ала. Ә тормышта ул шундый тыйнак, оялчан. Син ихлас, ак күңелле кеше, синдә ап-ак аура. Мин сиңа сокланып карыйм», - дип дәвам итте ул.

Абдул Фархан

Илфат Камалиевны котларга Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов чыкты. Ул бирегә театр вәкиле булуы өстенә Илфат Камалиевның хатыны Энҗе белән туганнар буларак та килгән иде.

«Мин сиңа карап-карап торам да, Фазылҗановлар белән яшәве сиңа җиңел түгелдер. Син безнең гаиләне зурлый белдең. Синең яхшылыгың аркасында сезнең йортка бөтен кеше сыя. Алга таба да шулай туганлашып матур яшәргә язсын», - диде ул.

Абдул Фархан

Театр әһелләре берлеге исеменнән артистны Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина котлады. Актерны юбилее һәм уңышлы премьера белән котларга Тинчурин театры, Казан ТЮЗы вәкилләре килгән иде. Драматург Рәдиф Сәгъди дә сәхнәгә чыгып җылы сүзләрен җиткерде.

«Шундый күңелле мизгелләр. Аның темасы – гаиләне саклап калу. Синең халык артисты булуыңны, күңелле мизгеләрне әниең Фатыйма апа, әтиең Дамир абый күрсә, ничек шатланыр иде. Сиңа шундый тәрбия биреп калдырган ата-анага рәхмәт! Синең театрның йөзек кашы булган артист булуың белән горурланам», - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Абдул Фархан

«Театрның матур бер традициясе, күркәм гадәте – юбилярлар өчен тулы бер спектакль әзерләү. Моның өчен театрның баш режиссеры Ренат Әюповка рәхмәт. Артистларыбыз бу юбилейга бик дулкынланып әзерләнде. Сәхнә тутырып юбилей билгеләп үтү зур нәрсә», – диде театр директоры Луиза Шарова юбилярны котлап. Ул Илфат Камалиевка алга таба да сәхнә тотарга теләде.

Театр директоры спектакль турында дә мәгълүмат бирде. «Бүген Рәмис Латыйповның автор буларак безнең сәхнәдә дебюты. Алга таба да бергә иҗат итәргә насыйп булсын!» – диде ул.

Абдул Фархан

«Җырлап яшик» – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов пьесасы буенча куелган спектакль. Автор аны Илфат Камалиевны төп рольдә булуын күздә тотып махсус язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100