news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Грозныйда театр фестивалендә катнаша

Кариев театры Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кариев театры 11-19 сентябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда «Федерация» дип исемләнгән III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестивальдә Кариев театры М. Ю. Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы 2020 елның 10-11 октябрь көннәрендә булды. Аны сәхнәгә махсус чакырылган режиссер – Салават дәүләт Башкорт драма театрының баш режиссеры Илсур Казакбаев куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100