news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры “Гашыйклар утравы” спектакле премьерасын тәкъдим итә

Спектакль балетмейстер, драматург яңа артистлар труппасының дебюты булачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үз тамашачыларына “Гашыйклар утравы” спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Гашыйклар утравы” спектакле хәрби-патриотик темага багышланып, тормыш фәлсәфәсенең ачык сюжет сызыгы белән үрелеп бирелгән.

«Шунысы кызык, спектакльдә төп рольләрне уйнаучы егетләрнең өчесеннән берсе генә хәрби хезмәттә булган. Калган икесенә андагы тормыш нечкәлекләрен аңлату кыен», – ди режиссер Ренат Әюпов.

Сюжет буенча, өч егет хәрби хезмәттән кайтканда тимер юл вокзалында танышалар. Аларның икесе кызлары да көтмәгәнгә, өйләренә бик ашыкмыйлар. Ә өченчесе, Инсаф, киресенә, тизрәк кайтып җитеп, сөйгәне белән туй үткәрергә ашкына. Әмма Ләйсәннең  традицион никах белән генә канәгатьләнәсе килми. Кызның хыялы - күктән парашютта сикереп тормыш башлау. Инсаф һәм аның дуслары бу хәбәрдән аптырап, ярдәм өмет итеп, командирларына шалтыраталар. Күпмедер вакыттан соң, бик матур бер көнне вертолетта Инсафның командиры килеп төшмәсенме.... Тренировкалар башлана, егетләр авылны тәртипкә китерүдә дә булышалар, шул арада кәләшнең дус кызларына гашыйк булып та куялар.

“Гашыйклар утравы” спектакле дебютларга бик бай. Балетмейстер Нурбәк Батулла өчен бу драматик әсәрдә беренче тәҗрибә. Актерлар составы да тулыланган. Казан театр көллиятенең өченче курс студенты Рәмис Шакиров өчен Степан роле - дебют. Яшьләр комедиясе стилендәге пьеса – драматург Рәдиф Сәгъди өчен дә беренче тәҗрибә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100