Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры Фәрит Хәбибуллин исемендәге премияне гамәлгә куя
Кариев театры Фәрит Хәбибуллин исемендәге премияне гамәлгә куя. Ул «Һөнәр» фестивалендә катнашучы яшь режиссерларның берсенә фестиваль ябылу тантанасында тапшырылачак.
«Киләсе елга театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның 85 еллык юбилее. Беренчедән, юбилей кысаларында Булат Гатауллинның яшьләрчә спектакль ясау идеясе бар. Икенчедән, аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссер премиясе булдырдык», диде фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Кариев театры директоры Илнур Гайниев.
Əлегә премиянең суммасы әйтелмәде. Премияне тапшыру комиссиясендә кемнәр булуы да әлегә ачык мәгьлүмат түгел. Комиссиядә Фәрит Хәбибуллин белән бергә театр нигезендә торган Нуриәхмәт Сафин булачагы гына әйтелде.
Əлеге премия «Һөнәр» фестивале программасында спектакле күрсәтелгән биш яшь режиссерның берсенә биреләчәк. Болар - Əлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Чаллы театрыннан Зөлфия Галиуллина, Кариев театрыннан Эльдар Гатауллин, Минзәлә театрыннан Ильяс Закиров, Əтнә театрыннан Дамир Сидеев.
Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале 3 - 7 декабрь көннәрендә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз