news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен куя

Кариев театры Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен куя
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

15-16 декабрьдә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын тәкъдим итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында спектакльгә багышланган матбугат очрашуы узды.

Театр директоры Луиза Шарова сүзләренчә, премьерадан соң әти-әни бала белән әби-бабалары һәм кадере кими бара торган дөнья турында сөйләшсә, өзелеп бетмәгән җепләрне ялгарга мөмкинлек булыр иде. «Без инде ике ел Еникигә кагылырга кыймыйча гына йөри идек. Хәзер аның иң матур хикәяләренә кагыласы килде. Еникинең мәңгелек кыйммәтләр белән тулы дөньясы һәм матурлык турында сөйләшү бүген гаиләләргә кирәк кебек тоелды», – диде ул.

Спектакльнең режиссеры Егор Чернышов әйтүенчә, спектакльдә 10 персонаж бар. Ике персонажны режиссер һәм инсценировка авторы үзләре керткән. «Акъәби монологы тирәсендә сюжет җыелды. Сюжетның 40-50 процентын үзебез уйладык. Автор сюжетын тулыландырып, үзебезнең мотивларны керттек», – дип сөйләде ул.

Театр директоры драматургия кануннарына яраштырып эшләгән текстка «кире язганнар», «үзгәрткәннәр» дип әйтүчеләр булуын искәртте. Прозага алынабыз икән, без аны сәхнәгә экспонат кебек кертеп утырта алмыйбыз», – дип ачыклык кертте ул.

Спектакльнең инсценировка авторы Булат Минкин «Әйтелмәгән васыять» әсәрен «Матурлык» исеме белән чыгаруның сәбәбен аңлатты. «Әйтелмәгән васыять» жанр булып калды. Матурлык уза, аның кадере бетә бара, матур әйбер югалып бара, шуңа бу исемен калдырдык. «Матурлык» төшенчәсе Еникинең бөтен иҗатына кагыла», – диде ул.

Төп роль – Акъәбине Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина башкара. «Бу рольне миңа тапшырганга мин бәхетле. Миңа инде 55 яшь, оныкларым да бар, мин үземне әби итеп хис итәм, шуңа авыр түгел. 55 яшьтә кеше үзенең тормышына ниндидер нәтиҗә ясый ала, дип уйлыйм, әби дә нәтиҗәләр ясый», – диде ул.

Спектакльдә театрга быел килгән артистлар да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100