Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры Екатеринбургтан җиңү белән кайтты

Екатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивале нәтиҗәләре билгеле булды. Кариев театры да – җиңүчеләр исемлегендә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев) жюриның югары бәяләмәсен алды, анда уйнаган актерлар – Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Виртуозларча актерлык осталыгы» номинациясендә иң яхшылар булып танылды.
Спектакльне карарга Урал татарлары да килгән иде. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Альбина белән Булатка рәхмәт хатлары тапшырды.
Гадел Кутуй әсәре һәм аның улы Рөстәм Кутуй истәлекләре нигезендә куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакленең премьерасы узган елның декабрендә булды. Бу елның сентябрендә генә дә әлеге спектакль ике мәртәбәле фестивальдә катнашырга өлгерде: Казанда узган АРТМИГРАЦИЯ яшь режиссура фестивалендә һәм Екатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивалендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз