Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры Эдвард исемле куян турында әкият әзерли
"Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" 20 декабрьдән күрсәтелә башлаячак.
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры кышкы каникул көннәрендә күрсәтү өчен яңа әкият әзерләп бетерде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Ул – Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле.
Спектакльнең режиссеры – Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Әсәрне татарчага шагыйрә Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Балетмейстер – Нурбәк Батулла. Рәссам – Иршат Азиханов (Мәскәү). Эдвард ролен яшь актер Булат Гатауллин башкара. Бу аның беренче зур роле.
“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” 20 декабрьдән күрсәтелә башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз