news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры директоры татар теленә бәйле вазгыять колакчыннар куллануны киметте, ди

“Балаларның колакчын сорамаулары - зур бәхет”, – ди Мансур Ярмиев.

Кариев театры директоры татар теленә бәйле вазгыять колакчыннар куллануны киметте, ди
Султан Исхаков

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар теленә бәйле вазгыять татар спектакльләрен колакчын аша, тәрҗемә белән карауны киметте, – ди Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

«Татар теленә бәйле вазгыять татар спектакльләрен колакчын киеп карауны киметте. Дөрестән дә, шушы хәлләрдән соң балалар, тамашага кергәндә, колакчын сорамый башлады. Балаларның “Безгә колакчын кирәкми, без татарча аңлыйбыз” диюләре – зур бәхет. Спектакльләргә татар балалары күп йөри һәм татарча тамашаны аңларга тырышалар”, – диде театр җитәкчесе.

Искәртеп үтик, Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры март ахырында яңа бинага күченәчәк.

“Татар информ” алдарак "Әкият" курчак театры директорының спектакльләрдә колакчын куллануга каршы булуын да язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100