Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры директоры Башкортстандагы гастрольләре тулы залларда узганын әйтте
Биш көн эчендә өч шәһәрдә 11 спектакль куелган.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Башкортстаннан гастрольләрдән әйләнеп кайтты. “Курыккан әйбернең ахыры хәерле була, диләр. Спектакльләр туп-тулы залларда үтте, шулкадәр җылы кабул иттеләр”, - дип сөйләде театр директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
- Кариев театры Башкортстанга биш премьера спектаклен алып барды - «Кәҗүл читек», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», «Шәй-бү! Шай-бу!», «Без шундый театр төзербез…». Спектакльләр Уфа, Туймазы һәм Шаранда күрсәтелгән. Биш көн эчендә 11 спектакль куелган. Әлеге гастрольләр – Башкортстанда Татарстан көннәре үткәннән соң Татарстан тарафыннан тәкъдим ителгән беренче мәдәни чара. Соңгы мәртәбә Кариев театры Башкортстанда алты ел элек булган.
“Безне ничек каршы алырлар дип курыктык. Тамашачы җыелыр микән, дидек. Чөнки, кемнәргә генә мөрәҗәгать итсәк тә, барысы да Башкортстанда Татарстан көннәре белән мәшгуль иделәр һәм ниндидер ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр дә: “Эх, менә башка вакытта килгән булсагыз”, дип әйттеләр”, - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
Директор беренче спектакльгә генә бераз урыннар калганын әйтте, башка спектакльләр тулы залларда узган. “Без тиз арада кире әйләнеп кайтырга дигән фикер белән кайттык”, - диде театр директоры.
Кариев театрын карарга күпчелек татар тамашачылары килгән. «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле синхрон тәрҗемә белән дә тәкъдим ителгән. Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, әлеге спектакльгә тәрҗемәгә бигрәк тә Шаранда ихтыяҗ булган. “Чөнки Шаранда чувашлар, марилар, татарлар, башкортлар яши, шуңа анда синхрон тәрҗемә белән караучылар булды”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз