news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Чабаксар фестиваленнән ике номинациядә лауреат булып кайтты

«Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале Чабаксар шәһәрендә үтә

Кариев театры Чабаксар фестиваленнән ике номинациядә лауреат булып кайтты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Чувашиядә уздырылган «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестиваленнән ике номинациядә лауреат исеме белән кайтты. Лауреатлар исемлеге Чабаксар яшь тамашачы театры сайтында урын алган.

Олег Фазылҗанов - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат, ә рәссам Булат Гыйльфанов «Иң яхшы сценография» номинацияндә җиңгән.

Кариев театрының матбугат хезмәте спектакльнең тәнкыйтьчеләрнең югары бәяләмәсен алуын билгеләп үтә.

«Режиссер карашы миндә тирән хөрмәт уята. Төп төшенчәләр — режиссер, рәссам һәм артистның югары мәдәни зәвыгы. Спектакль дәвамында мин бу төшенчә булмаган бер генә урынны да күрмәдем», дип билгеләп үткән фестивальнең даими жюри рәисе, педагог һәм тәнкыйтьче Виктор Шрайман.

Ул Олег Фазылҗановның уенын да югары бәяләгән. «Үз эшенең остасы. Рус театры психологиясе кануннары буенча уйный», дигән Виктор Шрайман аның турында.

  • «Микулай» монодрамасын Мансур Гыйләҗев әсәре буенча Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган. Төп рольдә — Камал театрыннан чакырылган артист Олег Фазылҗанов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100