Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры бүген сәнгать советына «Йосыф» спектаклен тапшырды
Кариев театры Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Йосыф» спектаклен чыгарды.
Бүген ул сәнгать советына тапшырылды һәм премьера алдыннан журналистларга тәкъдим ителде.
Театр белгече Нияз Игъламов спектакльнең беренче күрсәтелешендә эмоцияләрнең артык күп булуын билгеләп үтте, премьерага кадәр аларның тынычланасын фаразлады.
«Кыйссаи Йосыф татар мәдәниятендә аерым урын алып торган әсәр. Без аны миф кебек кабул итәбез. Андагы геройлар персонажлар гына түгел, бәлки архитиплар. Шуңа бераз читкә тайпылу җитмәде», - диде ул.
Театр белгече артистларның көнкүреш стилендә уйнавын тәнкыйтьләде. «Режиссер Ренат Әюпов моны озак эшләде, бу аның өчен кадерле проект. Ул аңа өченче мәртәбә мөрәҗәгать итә. Өчесен дә күрдем. Аларның барысы да бер-берсеннән аерыла. Күзәтүе бик кызык», - диде ул.
Спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов, рәссам – Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам – Фагыйлә Сельская, композитор – Йосыф Бикчәнтәев, хореограф – Марат Казыйханов, ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург. Спектакльнең фәнни җитәкчесе – Равил Гайнетдин.
Спектакльнең премьерасы 15, 16 июньдә булачак. Бу спектакль белән театр сезонын яба.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз