news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша

Апрель аенда коллектив үзенең өч спектакле белән Мәскәүгә җыена.

Кариев театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» федераль программасында катнаша
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры беренче тапкыр «Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» федераль программасында катнаша. Гастрольләр турында программаның рәсми сайты хәбәр итә.

Апрель аенда коллектив үзенең өч спектакле белән Мәскәүгә җыена. Спектакльләр 4 – 5 апрель көннәрендә «У Никитских ворот» театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Театр Мәскәүгә Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек», Камил Кәримовның «Шәй-бу! Шай-бу!» һәм Туфан Миңнуллинның «Супер кияү» спектакльләрен алып килә. Спектакльләрнең барысын да театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән.

Спектакльләргә билетлар «У Никитских ворот» театры кассасында һәм театр сайты аша сатыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100