news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры беренче сыйныфка баручы авыл балаларына букчалар бүләк итте

Театр "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театр директоры Мансур Ярмиев Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының беренче сыйныфка укырга керүче балаларына канцелярия товарлары тутырылган сумкалар, яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырган, ә авыл Мәдәният йортының, Явлаштау, Мишәбаш мәктәпләренең китапханә фондларына китаплар бүләк иткән.

Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова, Явлаштау урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гибадуллин, мәгариф өлкәсе ветераннары һәм күп санлы кунаклар катнашкан.

Бәйрәм кичәсенең рәсми өлешеннән соң кариевлылар авыл халкына Туфан Миңнулинның “Супер кияү” комедиясен күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100