Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры беренче татар актрисасы турында драманы тифлокомментарий белән күрсәтә
Кариев театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Яратып туялмадым» спектаклен 15 майда актрисаның 130 еллыгы уңаеннан күрсәтәчәк. Спектакль беренче мәртәбә тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителә.
Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган спектакль бөек актрисаның соңгы көннәрен тасвирлый.
Спектакль барышында тифлокомментатор «үзенчәлекле» тамашачылар күрә алмаган элементлар – декорация, костюмнар, артистларның хәрәкәтләре турында аларга наушниклар аша җиткереп тора.
Башлана - 18:00 сәгатьтә.
- 14 майда беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел.
- Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы еллары Чистай психоневрология интернатында үтүе билгеле. Әсәр тарихи чыганакларга таянып язылган. Анда героиняның интернатта үткән гыйбрәтле еллары тасвирлана. Спектакль бары тик сәхнәдә тамаша уйнаганда гына үзен бәхетле итеп хис иткән ялгыз хатын-кыз язмышы, аның авырулары белән көрәшүе һәм интернатта тормышка ашкан хыялы турында.
- Спектакльне күрмәүчеләр өчен яраклаштыру «Особый взгляд» хәйрия фонды аша эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз