news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры бер ай эчендә өч спектакль чыгара

Кариев театры бер ай эчендә – 25 гыйнвар – 22 февраль аралыгында өч спектакль чыгарачак. Режиссерларның барысы да эксперименталь юнәлешләрдә эшләргә курыкмый торган яшь иҗатчылар.

«Күп премьера чыгару Кариев театрының почеркы булып бара», дип башлады премьераларга багышланган матбугат конференциясен театрның әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова.

 

Фото: © Г.Кариев театры матбугат хезмәте

Кариев театры журналистларга өч спектакль турында сөйләде. «Кариев театры яшьләр белән эшли торган мәйдан буларак, бу спектакльләр безнең эзләнүләребезнең бер күрсәткече», диде театр директоры Луиза Шарова.

25, 26 гыйнварда социаль юнәлештәге «12 адым» (режиссер – Әминә Миндияр) спектакле чыга. «Безнең мондый юнәлештәге «Ут чәчәге» спектакле бар иде. Әмма без бу юлы бурычны башкачарак куйдык. Сәнгати яссылыкта түгел, социаль эчтәлекне күз уңында тота торган итеп эшләргә булдык», диде театр директоры.

Икенче спектакль – «Гөлчәчәк» куркыныч әкияте. «Дөресен генә әйткәндә, без аны берничә тапкыр күрсәттек. Әмма рәсми премьера 9 февральдә булачак», диде Ләйсән Фәизова. Спектакль «Гөлчәчәк» татар халык әкияте буенча куелган.

«Спектакль буларак, «Гөлчәчәк»нең юлы катлаулы булды. Ул диплом спектакле буларак туды. Аннары без аны сәнгать советына һәм «Һөнәр» фестивале экспертларына уйнадык. Белгечләр безнең өчен кадерле булган сүзләр әйтте. Без бу спектакль яшәргә тиеш дигән фикергә килдек», диде спектакльнең режиссеры Булат Гатауллин.

22 февральдә өченче спектакль – «Хәрефләр дөньясында» дигән нәниләр спектакле чыгачак. «Без артистлар белән бергә алфавиттагы һәр хәрефкә күзләр уйладык. Бу – интерактив спектакль. 39 хәрефне без 40 минутлык тамашага сыйдыра алдык», дип аңлатты режиссер Лилия Әхмәтҗанова.

Бу спектакль театрда гына түгел, балалар бакчаларында, башка мәйданчыкларда да уйналыр дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100