Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры Башкортстанга җыена
“Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында Алкино бистәсендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итүчеләргә “Гашыйклар утравы” комедиясе күрсәтелә.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 3-12 февраль көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры Башкортстан Республикасына гастрольләргә җыена, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Башта “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында Алкино бистәсендә урнашкан 63494 номерлы хәрби частьтә хезмәт итүче Татарстан егетләренә һәм башка солдатларга, офицерларга Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” комедиясе күрсәтеләчәк.
Аннан соң кариевлыларның чыгышлары якын-тирә авылларда һәм районнарда дәвам итәчәк. Өлкәннәргә - “Гашыйклар утравы” спектакле, ә балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә.
4 февраль – Чишмә районы, Алкино бистәсе, хәрби часть; 5 февраль – Чишмә районы, Сәфәр авылы; 6 февраль – Чишмә авылы, Пионерлар йорты; Әмин авылы Мәдәният йорты; 7 февраль – Алкино авылы мәктәбе; Калмашбаш авылы Мәдәният йорты; 8 февраль – Чакмагыш район үзәге Мәдәният йорты, Рәҗәп авылы Мәдәният йорты; 9 февраль – Митро-Әюп авылы Мәдәният йорты; 10 февраль – Кушнаренко район Мәдәният йорты; 11 февраль – Салават районы, Шәрип авылы, Иске Тукмаклы авылы.
Кичке спектакльләр 19.00 сәгатьтә, ә балалар өчен тамашалар 10.00, 12.00 сәгатьләрдә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз