news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кариев театры Башкортстан тамашачысына премьера спектакле әзерли
Гастрольләр 21 апрель көнне Уфада башланачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Башкортстандагы гастрольләре барышында "Шәй-бу! Шай-бу!" премьера спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театрның социаль челтәрдәге шәхси төркемендә хәбәр ителә.
Гастрольләр 21 апрельдә Уфа шәһәрендә, М.Кәрим исемендәге Башкортстан милли яшьләр театрында башланачак. Спектакльләрне Шаран Мәдәният сараенда, Туймазы Татар драма театры сәхнәсендә дә күрергә мөмкин булачак.
Башкортстан тамашачысына кариевлылар премьерадан тыш, "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", "Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн" спектакльләрен, "Без шундый театр төзербез!" театральләштерелгән тамашасын тәкъдим итәргә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot