Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов театр сәхнәсенең форматын үзгәртергә тели
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов театр сәхнәсен яңа форматка күчерергә теләвен әйтте.
Хәзерге бинага театр 2018 елда күченгән иде. Театрының баш режиссеры Ренат Әюпов бу бинаның проекты эшләнелгән вакытта ук бердәм театраль киңлек ясау идеясен җиткергән булган.
«Ул вакытта мәдәният министры Айрат Миннемулович (авт. – Сибгатуллин) белән сөйләшү булган иде. Сәхнәне үзгәртү мөмкинлеге булган проект турында хыяллана идек. Ул башта классик бинаны төзик, биш елдан соң, яңа форматка күчерергә мөмкин булачак, дигән иде. Биш ел үтте, тамашачы һәм артистны берләштерә торган мәйдан булдырырга кирәк», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Баш режиссер бу мәйданны киңәйтелгән «Моң» театраль мәйданы кебек күзаллавын әйтте.
«Бу мәйданны булдыру буенча эш башланыр, дип өметләнәм. Заман үзгәрде, җанлы театр системасы үтеп керде. Сәхнәнең киңлеге, тышкы ягы үзгәрергә тиеш. Форматын үзгәртү өчен финанслар күп кирәк түгел», – диде ул.
Театрның директоры Луиза Шарова сәхнә декорацияләрен саклау өчен урын җитмәвен дә искәртте.
«Зур декорацияләр белән эшлибез. Аларны саклау мәсьәләсе көн кадагында тора. Быел декорацияләрне саклап торыр өчен урын таба алдык, ул театр эчендә түгел. Финанслар барлыкка килгәнгә генә, без аны арендага алдык. Хәзер безнең каршыдагы бина буенча проект эшләре бара. Анда ремонт эшләре тәмамлангач, мөмкинлекләребез артыр, киңрәк мәйданга ия булырбыз дип өметләнәм», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз