news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры баш режиссер Ренат Әюпов: Репетицияләрнең башка телдә баруы - зур проблема

Кариев театры баш режиссер Ренат Әюпов: Репетицияләрнең башка телдә баруы - зур проблема
Рамил Гали

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонга әзерләнә. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә театрның проблемалары турында сөйләштеләр. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов төп проблемаларның берсе дип, репетицияләрнең башка телдә баруын әйтте. «Күп театрларда туган телдә сөйләшү, репетицияләр ниндидер чит-ят телдә баруы – ул зур проблема», – диде режиссер.

Ренат Әюпов сүзләренчә, телгә һәм профессиягә хилафлык китерү белән театр тамашачысын югалта. Режиссер сыйфат төшүен дә театрда булган төп мәсьәләләрнең берсе булуын әйтте.

«Төп проблемалар – вакыт һәм сыйфат. Безнең бинабыз, труппабыз бар. Конвейер эшләп китте, көн саен спектакльләр, тамашачылар белән элемтә урнашты, театрга сукмак ачылды. Бер айга 25 спектакль куябыз. Вакыт шулкадәр тыгыз. Шуңа күрә сыйфат та югала. Конкуренция дә зур. Унике дәүләт театры арасында тамашачыларның сайлау мөмкинлеге бар. Үзебезнең телне белмибез, яки профессиягә җиңел карап, ниндидер хилафлык китерәбез икән, димәк, без тамашачыны югалтырга мөмкин», – диде режиссер.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова фикеренчә, бөтен театрларда да иң зур проблема – ул тел мәсьәләсе.

«Яшь тамашачы театры тамашачысы соңгы елларда бик пошынган чакларыбыз да була. Мәктәпләр, класслар белән килгән балалар арасында 60-70 проценты синхрон тәрҗемә белән карар өчен колакчыннар ала. Бу театрның гына проблемасы түгел, бу җәмгыятьнең, үзебезнең проблема. Без моның турында әти-әниләр буларак та, матбугатта эшләүчеләр буларак, газета-журналларны алмыйлар, дип тә сөйләшәбез», – диде Луиза Шарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100