news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Бакуда «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен күрсәтте

Кариев театры Бакуда «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен күрсәтте
Кариев театрының матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Азәрбайҗан Республикасына сәфәре кысаларында, 28-29 ноябрьдә Кариев театры Самед Вургун исемендәге Академия рус драма театрында (Баку) «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Урта гасырда Көнчыгышта иң билгеле шагыйрьләрнең берсе булган Низами Ганҗәви язган фаҗигале мәхәббәт тарихы, һичшиксез, Азәрбайҗан халкы өчен дә бердәй кадерле. Кариев театрында сәхнәләштерелгән спектакль үзебезнең милли үзенчәлекләр белән дә баетылган. Вакыйгалар да борынгы яссылыкта гына түгел, ә хәзерге Казан җирлегендә дә бара», дип яза оештыручылар.

«Спектакльне көндез күрсәттек. Шуңа карамастан, Бакуның төрле почмакларыннан урта мәктәп укучылары да карарга килде. Мине шул гаҗәпләндерде һәм тетрәндерде: Азәрбайҗан халкы үзенең әдәбиятын, милләтен бик ярата – моны залның тулы булуыннан аңладык. Яшьләр шундый матур итеп үз телләрендә сөйләшә, без спектакльдән соң алар белән аралаштык», – ди Кариев театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Аның сүзләренчә, Низами Ганҗәвине барысы да белә һәм хөрмәт итә. «Театр сәнгате, Низаминың үлмәс әсәре ике төрки халыкны берләштерде. Низами әсәре булган өчен генә түгел, ихлас күңелдән уйнавыбызны да яратып кабул иттеләр. Безгә, татарларга да, үзебезнең шәхесләрне, артистларны, язучыларны шул дәрәҗәдә белергә кирәк дип саныйм мин», – ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина сүзләренчә, тамашачы Кариев театрын җылы кабул иткән. «Спектакль алдыннан тамашачы килерме, ошатырлармы, дип аз гына шикләнеп тә торган идем. Шикләнүем юкка булган. Олысы да, кечесе дә бик ошатты, «браво» дип кул чаптылар. Низами Ганҗәви аларда бик тә «почетта». Баку театрының сәхнәсе дә үзебезнең Кариев театрыныкы кебек, уйнавы бик рәхәт булды, әллә кая сәфәргә чыгып киткән кебек тоелмады да!» – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100