news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итә

Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы мавыктыргыч интермедияләр һәм интерактивлар, әкият геройлары катнашында уеннар, тәм-томнар һәм заманча музыка көтә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 21-29 декабрьдә һәм 2-3 гыйнварда бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итәчәк. Бу хакта Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы мавыктыргыч интермедияләр һәм интерактивлар, әкият геройлары катнашында уеннар, тәм-томнар һәм заманча музыка көтә. Шулай да узып баручы елның төп бүләге - «Тылсымбикә» әкиятенең премьерасы. Ул 2020 елда – соңгы һәм 33нче театр сезоны башланганнан бирле бишенче спектакль булачак.

«Тылсымбикә» әкиятен танылган драматург һәм режиссер, М.Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Кариев театры өчен махсус язган. Спектакль тексты авторы — шагыйрә Резеда Зәйниева (Гобәева). Спектакльнең режиссеры - «Арлекин» Бөтенроссия милли премиясе номинанты, «Алтын битлек+» фестиваленең катнашучысы Регина Саттарова.

Спектакль сюжеты буенча, Хәйдәр исемле малай янына Яңа ел бәйрәмендә әбисе килә. Ул сабыйга тылсымлы әкият сөйли, аның ахырында малай шуны аңлый: аның өчен яраткан әбисе һәрвакытта да тылсым һәм бәйрәм бүләк итүче чын Кыш бабай булган икән.

Тамашалар 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100