Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры бәхетле татар гаиләсенең бер көнен тасвирлаган спектакль чыгарды
«Бәхетле көнем» дип аталган спектакль — театрның коллектив хезмәте, аның пьеса авторы юк.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры өй театры традицияләрен яңарткан яңа спектакль чыгарды. Театр «Бәхетле көнем» спектаклен беренче тамашачыларына тәкъдим итте.
«Бәхетле көнем» дип аталган спектакль — театрның коллектив хезмәте, аның пьеса авторы юк. Спектакль бәхетле татар гаиләсенең җәйге көнен тасвирлауга корылган.
«Минем идея иң бәхетле көн турында спектакль чыгару иде. Артистлар сөйли башладылар. Бөтенебезнең дә иң бәхетле көне балачак һәм авыл белән бәйле булып чыкты», — диде режиссер Екатерина Гороховская.
«Без актерлар сөйләгән эпизодларны берләштердек кенә. Аларны тыңлаганда ул эпизодларның минем балачагыма охшашлыгын күрдем. Мин җәйләремне Вологда өлкәсендәге авылда — әбием янында уздыра идем», — дип дәвам итте режиссер.
Спектакльнең рәссамы — Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам — Фагыйлә Сельская, композитор — Радик Сәлимов. Спектакльдә Лилия Низамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Булат Гатауллин, Муса Камалов катнаша.
Спектакльнең яшь чикләре — «3+».

Екатерина Гороховская 2020 елда Кариев театрында «Мио, минем Мио» спектаклен чыгарган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз