news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры «ASYL» драматургия конкурсында җиңгән әсәрләрне тамашачыга укыды

Кариев театры «ASYL» драматургия конкурсында җиңеп чыккан әсәрләрне тамашачы өчен укуларга, ягъни, читкаларга жюри әгъзалары килмәгән иде. Алар үзләре җиңүче итеп сайлаган әсәрләрнең артистлар башкаруында ничек яңгыравын күрмәде.

Кариев театры артистлары һәр номинациядә җиңүче әсәрне рольләргә бүлеп тулысынча укып чыкты. Читкаларның режиссерлары – театр артистлары Гөлназ Галимуллина, Эльдар Гатауллин, Илфат Камалиев һәм театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Җиңүче спектакльләр – 0-6 яшьлекләр: “Банный генерал”, Игорь Игнатов (Саратов); 7-10 яшьлекләр: “Йойк о Сампо”, Алексей Синяев (Екатеринбург); 11-15 яшьлекләр: “Хикмәтле көн”, Рәмзия Габделхакова (Әлмәт); 16 яшьтән өлкәнрәкләр: “Как я была гадиной”, Алена Синица (Мәскәү).

Пьесалар жюри әгъзаларының баллары буенча сайланган. Шулай ук зур бал җыйган ике пьеса кызыксындыру премиясе белән билгеләп үтелгән. Болар – “Два внука” Кирилл Климовский һәм “Адашканнар” Рәйхан Сираҗи.

Пьесалар уку барышында авторлар тарафыннан әсәр аудиториясенең ни дәрәҗәдә дөрес билгеләнүе турында сораулар туды. Әйтик, Рәмзия Габделхакованың үгет-нәсихәткә корылган әсәрен 11-15 яшьлек балага кызык булачакмы? Алексей Синяевның “Йойк о Сампо” әсәрен 7 яшьлек бала аңлаячакмы?

Театрның бу әсәрләрне куясы-куймыйсы әлегә билгеле түгел.

  • Конкурсның жюри рәисе – Ренат Әюпов. Жюри әгъзалары – Татарстан китап нәшриятының балалар-үсмерләр редакциясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева, ИЯЛИның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе Анна Казарина, драматург Дана Сидерос, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова һәм театр директоры, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100