Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры артистларына актер һәм режиссер Илдар Мусин иркенлек дәресләре бирә
19 февральдә Илдар Мусин теләге булганнар өчен ачык дәресләр үткәрәчәк.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Актер һәм режиссер Илдар Мусин Кариев театры артистларын иркенлеккә өйрәтә – уникаль ысул белән тренинглар үткәрә башлаган. Бу хакта "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышлап “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйттеләр.
“Илдар Мусин бик уникаль методика буенча эшли - “Демидов этюдлары” дип атала. Демидов методикасын белүчеләр аз. Ул көнчыгыш фәлсәфәсенә, иркенлеккә корылган. Демидов – гаделсез онытылган исем. Ул Станиславскийның чордашы, алар бергә эшләгәннәр”, - дип сөйләде Нурбәк Батулла.
- Илдар Мусин – Татарстан егет. Ул Санкт-Петербургта укыган. Хәзерге вакытта Бурятиянең буддизм университетында фәлсәфә өйрәнә. Казанга ул Нурбәк Батулла чакыруы буенча килгән.
“Әлеге тренинглар кешенең эчке потенциалын ача. Бу сирәк очрый торган педагогика. Педагог синең кимчелекләреңне түгел, уңай якларыңны күрә. Син 20 минут нидер эшләгәндә шул арада 1 секунд уңай ягың булса, ул игътибарны шул секундка юнәлтә һәм бу бик файдалы. Чөнки җәмгыять безгә чикләр куя, безне ачуланалар. Шуңа без эчке потенциалыбызны ача алмыйбыз”, - дип аңлата Нурбәк Батулла.
19 февральдә Илдар Мусин теләге булганнар өчен ачык дәресләр үткәрәчәк.
Илдар Мусин тренинглары “Калеб” яңа буын җыены һәм Кариев театры кысаларында оештырылган "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә әзерлек булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз