news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры артистларын иркенәергә өйрәттеләр

Дәресләрне педагог һәм режиссер Илдар Мусин үткәрде.

Кариев театры артистларын иркенәергә өйрәттеләр
Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры артистларын иркенәрегә өйрәткән өч атналык тренинглар тәмамланды. Соңгы дәрес ачык форматта узды һәм аны “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылды.

Педагог һәм режиссер Илдар Мусин актерлар белән үзенчәлекле техника буенча шөгыльләнә – эчке ирекле булырга өйрәтә. Аның тренинглары “Демидов этюдлары”на нигезләнгән. Театрның хореографы Нурбәк Батулла чакыруы буенча ул Кариев театры артистлары белән дәресләр үткәрде.

  • Илдар Мусин – татар егете, Нурбәк Батулла белән бер чорда Санкт-Петербургта театраль белем алган. Хәзер көнчыгыш фәлсәфәсе белән шөгыльләнә.

“Кеше үзе бер галәм. Актерның җаны белән эшлибез. Аның аңына үтеп керү өчен төрле “ишекләрне” кулланырбыз. Төп максатыбыз – актерның иркенәюенә ирешү”, - ди Илдар Мусин.

“Башта бераз шикләнсәм дә, мин эзләнү яклы директор буларак, мин әлеге дәресләргә шатланып риза булдым”, - диде театр директоры Гүзәл Сәгыйтова. Ул артистларның кызыксынып шөгыльләнүләрен, үз эчләрендә казынырга омтылышларын хуплады. Гүзәл Сәгыйтова әлеге дәресләрнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Тренингларда катнашырга теләүчеләр башта күбрәк булса да, бөтенесе дә көн саен биш сәггать шөгыльләнергә вакыт таба алмаган. Финалга нигездә яшь артистлар килеп җитә алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100